Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

20 нче ноябрьдә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 24 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Баулы районы Башлыгы урынбасары Ф.Хасиятуллин һәр баланы җылы котлап паспортларны тапшырды.  Укучыларны  хөрмәтле ветеран А.Галиакберов, Баулы районының УФМС бүлеге җитәкчесе  Р.Гарипова котладылар. Бу гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйганы  яшүсмерләрнең  ата-аналары да уртаклашты.  Яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International