Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү уңаеннан “ачык ишекләр” көне булып узды.
Шул хөрмәттән, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Әмирова һәм ГХАТ идарәсе эшчеләре, балигъ булмаган, әти-әнисез калган балалар белән экскурсия үткәрелде.
2014 нче елның 20 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда беренче туй индустриясе хезмәткәрләренең бизнес форумы үтте. Очрашуга барысы йөз кешегә якын кеше килде. Үткән бизнес-форум күпләргә яңа хезмәттәшләр һәм партнерлар табарга ярдәм итте.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2014 елның 10 айлык нәтиҗәләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә чыгыш ясады. Әлеге киңәшмәдә авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар, участковыйлар, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре катнашты. Г.Б.Мухамадиева чыгышында үлү, туу,язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Үлүне вакытында теркәү кирәклеген аңлатты.
2014 елның 20 ноябрь көнендә Балтачта “Балаларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү” максаты кысаларында ятим һәм инвалид балаларны опекунлыкка алган гаиләләр өчен Татарстан Республикасының Юстиция Министрлыгы вәкилләре белән очрашу оештырылды. ТР Юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин һәм министрлыкның юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Наталья Фәрхуллина әлеге очрашуга һәм район җирлегендә юридик хезмәт күрсәтү сферасына уңай бәяләмә бирделәр.Үз яннарына ятим балаларны сыендырган опекун гаиләләргә рәхмәтләрен белдерделәр. Бу эшлекле киңәшмәдә районның прокурор ярдәмчесе, нотариус, опека һәм попечительлек секторы баш белгече, “Наз” бүлекчәсе юрист-консультанты, ГХАТ бүлеге мөдире, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы, мәгариф идарәсе методисты, психологик-педагогик үзәк директоры, башкарма комитетның юридик бүлек мөдире катнаштылар. Килгән әти-әниләр хөрмәтенә балаларга кагылышлы юридик ярдәмнәрне ассызыклап, киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр.
1959 елның 20 ноябрь көнендә Генераль Ассамблея бала хокуклары Декларациясен кабул итә. Шул көннән башлап Бөтендөнья балага хокукый ярдәм күрсәтү көне Җир шарының 145 илендә бәйрәм ителә башлый. Яшүсмерләргә һәм әти-әниләргә “Казан” Гаилә үзәге буйлап экскурсия узды, шулай ук Россияда беренче паспорт системасы барлыкка килү тарихы сөйләп узылды. Яшүсмерләргә укуларында уңышлар теләп, эш сөючән, Республикабызның горур гражданнары булып үсүларен теләделәр.
20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көне - Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне дип игълан ителде. Әлеге дата 1959 елның 20 ноябрендә Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан Бала хокуклары Декларациясен кабул итүгә багышлап билгеләнелә. Шушы ук көнне, 20 ноябрьдә, ләкин 1989 елда, Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителә.