2014 елның 20 ноябрь көнендә Балтачта “Балаларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү” максаты кысаларында ятим һәм инвалид балаларны опекунлыкка алган гаиләләр өчен Татарстан Республикасының Юстиция Министрлыгы вәкилләре белән очрашу оештырылды. ТР Юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин һәм министрлыкның юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Наталья Фәрхуллина әлеге очрашуга һәм район җирлегендә юридик хезмәт күрсәтү сферасына уңай бәяләмә бирделәр.Үз яннарына ятим балаларны сыендырган опекун гаиләләргә рәхмәтләрен белдерделәр. Бу эшлекле киңәшмәдә районның прокурор ярдәмчесе, нотариус, опека һәм попечительлек секторы баш белгече, “Наз” бүлекчәсе юрист-консультанты, ГХАТ бүлеге мөдире, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы, мәгариф идарәсе методисты, психологик-педагогик үзәк директоры, башкарма комитетның юридик бүлек мөдире катнаштылар. Килгән әти-әниләр хөрмәтенә балаларга кагылышлы юридик ярдәмнәрне ассызыклап, киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр.