20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көне - Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне дип игълан ителде. Әлеге дата 1959 елның 20 ноябрендә Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан Бала хокуклары Декларациясен кабул итүгә багышлап билгеләнелә. Шушы ук көнне, 20 ноябрьдә, ләкин 1989 елда, Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителә.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре халыкны социаль яклау идарәсе белгечләре белән берлектә “Бала хокуклары” дип аталган чара үткәрделәр. Балаларга уеннар рәвешендә аларның хокуклары, балалар хокукларын яклаучы документлар барлыгы турында сөйләделәр.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бу көнне балалар хокуклары, баланы гаиләгә алу, уллыкка алу, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар буенча барлык теләк белдерүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пункты оештырылды.