Тәтеш районының Урюм авылы җирлегендә юбилярларны котладылар

2014 елның 21 ноябре, җомга

2014 нче елның 21 ноябрендә Пролей Каша авылында яшәүче Якушкин Михаил Дмитриевичка 90 яшь тулды.Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, Курск өчен сугышта катнашучы. Бөек Ватан сугышының 1 һәм 2 дәрәҗә орденнары белән бүләкләнгән.Сугыштан соң 38 ел “Дружба” колхозының Пролей-Каша авылында  ветеринар булып эшләгән. Тырышып, күпүеллык хезмәте өчен мактау грамоталары бүләкләнгән. 2 бала атасы, улы Николай һәм кызы Валентина.Балалары һәрвакыт әтиләренең хәлен белеп торалар, аның исәнлеген кайгыртып яшиләр.

    Михаил Дмитриевич үзенең туган көнендә район Башлыгы Р.Х.Сафиулловны, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры М.Г.Фазлыевны, Урюм авылы  җирлеге башлыгы Ю.М.Малькинны, Урюм урта мәктәбе укучыларын һәм дусларын кабул итте. Бу көнне юбилярга сәламәтлек, уңышлар һәм күңел җылысы теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International