21 нче ноябрь көнне Тәтеш шәһәрендә яшәүче Матрена Кирилловна Тихонова үзенең 103 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне Матрена Кирилловнада кунакта район башлыгы урынбасары И.Р.Фаткуллов һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова булдылар.Ильдар Робертович Тәтеш районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлавын укыды һәм истәлекле бүләк белән хризантемалардан торган көзге чәчәк букетын тапшырды. Юбиляр үзенең гомер бәйрәмен күтәренке күңел белән , матур итеп киенеп каршылый. Матрена Кирилловна бүгенгесе көндә үз көнен үзе күрә, юа, кухня тирәсендә дә үзе кайнаша.
Бүгенге бәйрәм көнендә өстәл уртасында башка сый-хөрмәт белән рәттән “103” саны язылган торт та бар иде. “Минем апам 105 яшькәчә яшәгән, ходай язган булса мин дә яшәрмен,” диде көлемсерәп юбиляр.