Апас районында бала хокуклары – үзәктә

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан 20 ноябрьдә Апас мәктәбендә төрле өлкә вәкилләре белән мөһим очрашу узды. Татарстан Юстиция Министрлыгы тарафыннан безнең районга куратор итеп билгеләнгән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар Министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең II разрядлы белгече Әмир Җаббаров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин, район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов, район адвокатлар коллегиясе җитәкчесе Татьяна Зәйнуллина, район Советы юридик бүлек җитәкчесе Рамил Гыйбадуллин, районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Михайлова, опека һәм попечительлек бүлеге белгече Рания Абубакирова балалар белергә тиешле төп хокуклар хакында чыгыш ясадылар. Биредә катнашкан балаларны борчыган транспорт йөртү, юл-йөрү, БДИ тапшыру кагыйдәләре кебек һәм башка мөһим сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International