27 февраль көнне, Саба районы Шәмәрдән авыл китапханәсенә районыбызның күренекле кешесе, язучы-публицист, озак еллар "Саба таңнары" газетасында мөхәррирлек иткән, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", "Татарстан язучыларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге" һәм "Бәллүр каләм" иясе, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгат Самат улы Нәҗмиев исеме бирелде.
Алар - Эмир Казахан улы белән Надежда Поликарп кызы Сафиннар, Владимир Порфирий улы Һәм Рәйсә Федор кызы Михалишиннар, Мөгатәс Галимҗан улы белән Флүзә Хәниф кызы Шакирҗановлар. Юбилярларга Казан шәһәре Мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды. Әлеге гаиләләр зур хөрмәткә лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора.
Поселокның алдынгы кешеләре белән бер рәттә Актүбәдә беренче булып туган баланы да котлап киттелләр. Нургалеева Эмилиянең ата-анасы поселок башлыгы Галеева Роза кулыннан туу турында таныклык Һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
26 февраль көне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Шәрәфетдиновлар 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шәмсетдин абый белән Гөлйөзем апа бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Өч улларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.
Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды белгечләре 2015 нче елның 26 февраль көнне ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 4 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән белән котлап, балаларын чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.