ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 2 мартында ТР Лениногорск районы Сарабиккол авылында яшәүче Моталлапова Рәисә апа Минәхмәт кызына 90 яшь тулды. Россия Федерациясе президенты В.В. Путин һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Р.Г. Хөсәенов исеменнән юбилярны Сарабиккол авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәлия Адельшина һәм аның урынбасары Миләүшә Сафина котладылар.

1
март, 2015 ел
якшәмбе

21 нче февраль көнне Низамов Миннур Салихович һәм Фәния  Галиахматовна  бергә тора башлауларына 50 ел билгеләп уттеләр. Алар берсеннән-берсе уңган оч бала устерделәр. Балалары һәм аларнын тормыш иптәшләре барысы да авылда эшлиләр. Алар күркәм, мул  тормышта, балаларының  мәхәббәтен  һәм  хөрмәтен тоеп, матур гына  яшәп яталар Шушы гаиләне чын күңелдән алтын туйлары белән котлап, киләчәктә саулык-сәламәтлек, бәхетле  картлык, балаларының кадер-хөрмәтендә,  сугыш  афәтләрен күрмичә яшәүләрен теләп  Чыпчык жирле узидарә башкарма комитеты тарафыннан котлау кабул иттеләр.

Карамиев гаиләсе Махмут Карами улы һәм аның тормыш иптәше Разхия Хуҗа кызы 61 ел бергә матур гаиләдә яшиләр. Алар 3 бала ата-анасы. Яңа Бәзәкә авыл җирлеге җитәкчесе Нугуманов Минихалил Мубарак улы һәм Галиева Рахиля Махмут кызы медальләрен өйләрендә тапшырды.


28
февраль, 2015 ел
шимбә

Алар 1964 елның 7 нче ноябрендә танышалар. Гашыйк булу тиз арада олы мәхәббәткә әверелә. 1965 елның 28 нче февралендә яшьләр туй көнен билгеләп үтәләр. Полкановларның иң зур байлыклары уллары Александр белән кызлары Галина. Бүгенге көндә алар бәхетле әби белән бабай булып оныклары Мария, Денис һәм Артемга сөенеп парлы гомер кичерәләр.

Актүбә бистәсенең башлыгы Роза Галеева “Хатын-кыз-Лидер” номинациясендә Һәм  Актүбәдә яшәүче Светлана Иванова “Минем язмыш-минем һөнәрем” номинациясендә беренчелекне яуладылар. Алар Казанда узачак финалда катнашачаклар.

Алар Алексей Александр улы белән Ольга Юрий кызы Власовлар. Аларның мәхәббәт тарихы 1988 нче елда башлана. Ул вакытта Ольгага 16, ә Алексейга 21 яшь була.

27
февраль, 2015 ел
җомга
Шәһәр һәм районыбызның гражданнарына уңайлыклар тудыру максаты белән ТР “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан Лениногорск шәһәренең бала тудыру йортында аерым эш урыны оештырылды.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 нче елның 26 февраль көнне 19 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.

Алар инде 45 ел бергә. Владимир белән Алла 1968 елның 1 нче маенда демонстрациядә танышалар. Бу танышу тиз арада җитди мөнәсәбәткә әверелә һәм 1970 елның 27 нче февралендә гөрләтеп туй ясыйлар.

Медальне тапшырдылар: Саба район башлыгы урынбасыры Закирҗанов Расых Рәхимҗан улы, Шәмәрдән авыл җирлек башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы, Шәмәрдән ашлык кабул итү оешма директоры Валиев Фәнис Таһир улы. Чара авыл ашханәсендә узды. Барлыгы 130га якын ветеран килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International