Моталлапова Рәисә апа Минәхмәт кызына 90 яшь

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

2015 елның 2 мартында ТР Лениногорск районы Сарабиккол авылында яшәүче Моталлапова Рәисә апа Минәхмәт кызына 90 яшь тулды. Россия Федерациясе президенты В.В. Путин һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Р.Г. Хөсәенов исеменнән юбилярны Сарабиккол авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәлия Адельшина һәм аның урынбасары Миләүшә Сафина котладылар. Юбилярга истәлекле бүләкләр һәм РФ президенты исеменнән котлау хаты тапшырылды.

Бу очрашу бик зур гаилә бәйрәменә әверелде. Рәисә апаның балалары һәм оныкларының шат йөзләре бәйрәмнең иң зур бизәге булды. Без бик шат юбилярыбыз балаларына шундый төпле һәм яхшы тәрбия биреп үстереп, аларның Ватаныбыз өчен тугры хезмәт итүләре өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International