Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 4 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлады, Тәтеш шәһәреннән Роман Прытковка һәм Андрей Пановка икенче балалары тугуанлыкка таныклыклар тапшырды.
Баулы ГХАТ бүлегендә Сәбитовлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаилә күпләр өчен үрнәк булып тора.
Бәйрәмдә икенче балалары туган 10 гаилә катнашты. Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында Казан шәһәренең Мәскәү районы Пенсия идарәсе начальнигы Юрий Нехорошков, “Россельхозбанк” вәкиле Илшат Самигуллин катнашты. Тантанада яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде. Казан шәһәренең 58 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче талантлы балаларның концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда яңалык буларак балалар коляскасы парады булып үтте.
5 нче ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда күбрәк.