2016 елның 5 нче февралендә Түбән Камада Мәдәният Идарәсе һәм Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белән берлектә оештырылган «Хатын-кыз елы. Ир-ат елы: хатын-кыз карашы белән» Республикакүләм зональ тур бәйгесе үтте. Конкурс хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы «Түбән Кама Хатын-кызлары» исеме астында узды.
2016 елның 5 нче февралендә Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланы «Чулман-Су» мәдәни үзәгенең баш залында, Түбән Кама районы Рәсәй Пенсион фондының өлкән белгече Лилия Кәримова, тантаналы рәвештә Спирчиннар һәм Шарафутдиннар гайләсенә ана капиталы таныклыгын тапшырды.
Зәй районы Мирный бистәсендә яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Минсрур Махияновна Кәлимуллина үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны олы бәйрәме белән котларга район ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин, автоклуб хезмәткәрләре килде. Юбилярга Россия Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды, ә автоклуб хезмәткәрләре үзләренең изге теләкләрен һәм җырларын җиткерделәр.
Хайруллина Гелсирә Арифулла кызы 1926 елның 5 февралендә Кырык-Садак авылында дөньяга килә. 23 яшендә кияүгә чыгып биш бала таба, дүрт кыз бала һәм бер малай.Ире сугышка китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый, Гелсирә апа 32 яшендә тол кала. Күпме генә авыр булса да Гелсирә апа балаларын тәрбияли, укыта, кеше итә. Ким-хур булмасыннар дип, көнне- төнгә ялгап фермада хезмәт итә.Хәзергесе көндә Гелсирә Арифулла кызы өченче кызы Флера апа тәрбиясендә яши. Бәйрәм, ял көннәрендә өй алды 9 онык һәм 11 оныкчыктан гөрләп тора.
«Ә исеме аның – Татьяна...» - Шушы бер юлдан да нинди әсәр турында сүз барганын аңларга була. А.С. Пушкинның «Евгений Онегин» романыннан алынган юллар бу.
2016 елның 3 феврале көнне, Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә матур, кызыклы һәм үзенчәлекле пар – Евгений белән Татьяна үз никахларын рәсмиләштерде.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 457 сабый теркәлде: 227 малай һәм 230 кыз. Иң кечкенә бала 1120, ә иң зуры – 4740 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 43 яшь.
Ел башлану белән районыбызның барлык авыл җирлекләрендә халык җыелышлары уза. Чираттагысы, районыбыз башлыгы Илхам Госман улы Валеев җитәкчелегендә, Балык Бистәсе район мәдәният йортында узды.
Җыенда шулай ук оешма җитәкчеләре һәм балыкбистәлеләр катнашты.
Быел ул 90 яшьлек юбилеен үткәрде. Әтисе үлгәч ул күп балалы йортта әнисенә ярдәмче булып кала. Сугыш чорларында аңа ир эшләрен үзләшетергә туры килә: электрчы, эретеп ябыштыручы, арматурщик. Ирләр белән бер тигез язларын тракторга утырып чәчүгә чыга иде, ә көзләрен комбайнга утыра иде.
Сессиядә Лаеш муниципаль районының башлыгы Михаил Афанасьев, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаштылар. Сессия тәмамланганда шулай ук озак еллар бергә гомер кичергән гаилә парларын билгеләп үттеләр. Болар 55 ел бергә бәхетле гомер кичергән Филиннар гаиләсе Александр Васильевич һәм Анастасия Андреевна. 50 ел бергә гомер кичергән 3 гаилә: Горшковлар гаиләсе – Юрий Борисович белән Зоя Викторовна, Коломиннар гаиләсе – Александр Ильич белән Валентина Александровна, Киселевлар гаиләсе – Александр Степанович белән Гөлҗиһан Арифулловна. Юбилярларга истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырылды.
4 февральдә 15 бәхетле ана Пенсия белән тәэмин итү идарәсе баш белгече А.Н. Курылева һәм ЗАГС бүлеге баш белгече Е.В.Семенова кулыннан ана капиталы таныклыгы кабул иттеләр. Бу тантана, гадәттәгечә, ЗАГСның тантаналар залында уздырылды.