2016 елның 5 нче февралендә Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланы «Чулман-Су» мәдәни үзәгенең баш залында, Түбән Кама районы Рәсәй Пенсион фондының өлкән белгече Лилия Кәримова, тантаналы рәвештә Спирчиннар һәм Шарафутдиннар гайләсенә ана капиталы таныклыгын тапшырды.
Кама Аланы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова, үз чиратында, ата-аналарны бәхетле вакыйгалары – бала туу куанычы белән котлады. Аларга бәхет, иминлек, сәламәтлек теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.