Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 457 сабый теркәлде: 227 малай һәм 230 кыз. Иң кечкенә бала 1120, ә иң зуры – 4740 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 43 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр Марьям, Даниэль, Константин, Артем, Марк, Милена, Рамина, София, Камилла. Сирәк очрый торган исемнәр: Ларианна, Аэлина, Зайнаб, Виталина, Жасмин, Малена, Арон, Пахом, Расул, Зиннат.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 113 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 19 һәм 21 ел, иң олы кияүгә – 62, каләшкә – 58 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.