«Ә исеме аның – Татьяна...» - Шушы бер юлдан да нинди әсәр турында сүз барганын аңларга була. А.С. Пушкинның «Евгений Онегин» романыннан алынган юллар бу.
2016 елның 3 феврале көнне, Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә матур, кызыклы һәм үзенчәлекле пар – Евгений белән Татьяна үз никахларын рәсмиләштерде. Кияү белән кәләшне әлеге вакыйга белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аларның мәхәббәт тарихлары бәхетле, озын гомерле булсын, йөрәкләрендә сөю уты дөрләсен!