Сессиядә Лаеш муниципаль районының башлыгы Михаил Афанасьев, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаштылар. Сессия тәмамланганда шулай ук озак еллар бергә гомер кичергән гаилә парларын билгеләп үттеләр. Болар 55 ел бергә бәхетле гомер кичергән Филиннар гаиләсе Александр Васильевич һәм Анастасия Андреевна. 50 ел бергә гомер кичергән 3 гаилә: Горшковлар гаиләсе – Юрий Борисович белән Зоя Викторовна, Коломиннар гаиләсе – Александр Ильич белән Валентина Александровна, Киселевлар гаиләсе – Александр Степанович белән Гөлҗиһан Арифулловна. Юбилярларга истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырылды.