Балык Бистәсе район үзәгендә халык җыены

2016 елның 5 феврале, җомга

Ел башлану белән районыбызның барлык авыл җирлекләрендә халык җыелышлары уза. Чираттагысы, районыбыз башлыгы Илхам Госман улы Валеев җитәкчелегендә, Балык Бистәсе район мәдәният йортында узды.

Җыенда шулай ук оешма җитәкчеләре һәм балыкбистәлеләр катнашты.

Балык Бистәсе һәм Полянка авылы җирлеге рәисләре 2015 елны башкарылган һәм 2016 елга куелган эшләр белән таныштырып үтте. Районыбыз прокуроры Руслан Шакирҗанов һәм вакытлыча ОМВД җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ралиф Фәсхетдинов шулай ук 2015 елны башкарылган эшләре белән таныштырдылар.

Җыен барышында катнашучылар кызыксындырган сорауларына канәгатьләндерерлек җавап алдылар.

Соңгы берничә ел дәвамында гына да, районыбызда күп төрле төзелешләр башкарыла, бөек биналар урын ала.

Балык Бистәсе районы табигатебезнең иң матур, экологик чиста төбәгендә урын алган. Бу матурлыкны саклап калу һәм аны яхшыртуга көч кертеп яшәрбез дип ышаныбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International