Зәй районы Мирный бистәсендә яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Минсрур Махияновна Кәлимуллина үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны олы бәйрәме белән котларга район ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин, автоклуб хезмәткәрләре килде. Юбилярга Россия Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды, ә автоклуб хезмәткәрләре үзләренең изге теләкләрен һәм җырларын җиткерделәр.