90 яшен кызы Галинада каршы алды, кайгырту һәм игтибар белән чолгаланып алынган, оныкларының уңышларына куанып яши.
Фатыйма апа тормыш иптәше, сугыш ветераны Гали абый белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә Гали абый һәм ике уллары инде мәрхүм. Фатыйма әби улы Наиль тәрбиясендә яши. Юбилярны бу бәйрәм уңае белән балалары Һәм оныклары тәбрик итте. Котлауларга Түбән Ушмы бшкарма комитет җитәкчесе Раиль Мөхәммәтйосып улы да кушылды.
Үзәк мәдәният йортында “Биектау районы. Кичә. Бүген. Иртәгә” дип исемләнгән яңа китап белән тантаналы шартларда таныштыру булды. Анда районның барлыкка килү, үсу тарихы тасвирланган. Төп предприятиеләр һәм учрежденияләр турында язмалар, хезмәт геройлары һәм шөхрәтле якташлар турында очерклар урын алган.
Районда республикакүләм мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы старт алды. Районнардан 49 һәм мәгариф министрлыгыннан бер команда килде. Мәгариф министры Энгель Фәттахов үзе дә ярышларда катнашты.
2016 нче елның 6 нчы февраль көнендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге района мәдәният йортында Саба районының 85 еллыгына багышланган “Бәхет иле-балачак” район конкурсының йомгаклау туры үтте. Конкурста 6 яшьтән алып 12 яшькә кадәр булган балалар катнашты.
2016 елның 6 февралендә Мөслим муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының атналык җыелышында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Я.Ш. Магалимова 2015 ел нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул районда үлүчеләр һәм аерылышучыларның саны кимүен ассызыклап үтте.
6 февраль көнне Ш.Биктимеров исемендәге Район мәдәният йортында Саба районының 85 еллыгына багышланган «Бәхет иле-балачак» район конкурсының йомгаклау туры үтте. Бу конкурста бөтен Саба муниципаль районы балалары катнашты. Алар төрле авыллардан үзләренең җитәкчеләре, әти-әниләре белән килделәр. Концертка килгән тамашачылар, районыбызда талантлы балалар күп икәнен күрделәр. Барысы да бик әйбәт номерлар күрсәттеләр, ә иң яхшыларына мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.
Аңа сугышта катнашучы буларак яңа өй биргәннәр. Картлык көнендә хөкүмәт якты, киң, уңайлы өй буләк иткән. Мария Александр кызы зур рәхмәт белән иске тешерә элекеге Сунчелей башлыгын Орлова Нина Кирилл кызын һәм ЗАГС эшчеләрне документларны торгызырга булышкан өчен.
"Иң мөһиме хис җирдә – ул мәхәббәт. Мәхәббәттән башка безнең җир йөзе вәхир булыр иде...".
14 февраль – гашыйклар көне алдыннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 2016 елның 6 февральдә беренче тапкыр " Барысы да мәхәббәттән башлана..." дип исемләнгән Конкурс-викторина үткәрелде.
Февраль аенда Әтнә муниципаль районының һәрбер җирле үзидарәләрендә “Кышкы уеннар” уза. Җирле үзидарә , мәдәният, спорт һәм яшьләр эше буенча хезмәт күрсәтүчеләр халык өчен төрле чаралар оештырдылар. Балалар да, олылар да ярышларда бик актив катнаштылар. Җиңүчеләргә истәлекле призлар тапшырылды.