6 февраль көнне Ш.Биктимеров исемендәге Район мәдәният йортында Саба районының 85 еллыгына багышланган «Бәхет иле-балачак» район конкурсының йомгаклау туры үтте. Бу конкурста бөтен Саба муниципаль районы балалары катнашты. Алар төрле авыллардан үзләренең җитәкчеләре, әти-әниләре белән килделәр. Концертка килгән тамашачылар, районыбызда талантлы балалар күп икәнен күрделәр. Барысы да бик әйбәт номерлар күрсәттеләр, ә иң яхшыларына мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.