Хайруллина Гелсирә Арифулла кызы 1926 елның 5 февралендә Кырык-Садак авылында дөньяга килә. 23 яшендә кияүгә чыгып биш бала таба, дүрт кыз бала һәм бер малай.Ире сугышка китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый, Гелсирә апа 32 яшендә тол кала. Күпме генә авыр булса да Гелсирә апа балаларын тәрбияли, укыта, кеше итә. Ким-хур булмасыннар дип, көнне- төнгә ялгап фермада хезмәт итә.Хәзергесе көндә Гелсирә Арифулла кызы өченче кызы Флера апа тәрбиясендә яши. Бәйрәм, ял көннәрендә өй алды 9 онык һәм 11 оныкчыктан гөрләп тора.