ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 нчы елның 1 нче июнь конендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Балалар саклау көненә багышланган “Бәхетле балачак” проекты кыйссасында балага исем куштыру тантанасын үткәрде.

2016 нчы елның 1 нче июнь конендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Балалар саклау көненә багышланган “Бәхетле балачак” проекты кыйссасында шәһәребезнең балалар табу йортында яшь аналарны тормышларының истәлекле вакыйгалары белән котлап.

Бүген гражданлык эшләрен тикшергәндә туган сораулар, мәсьәләләр буенча судьяларның киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева катнашты.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Яңа Ашыт авылында яшәүче Шәмсебану Йосыпованы 100 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” хәйрия акциясе дәвам итә.

Әлеге акциядә районыбызның ваемсыз булмаган һәр кешесе катнаша. Хәйриягә бирелгән акчаның һәр сумы кадерле, чөнки ул Казан шәһәрендә урнашкан Анжела Вавилова исемендәге Балалар хосписында дәваланучы авыру балаларга ярдәм булачак.

Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә бала тудыру йортында өч сабый дөньяга туды. Өчесе дә – малайлар. Бик тиздән алар тормышларындагы беренче документка – туу турындагы таныклыкка ия булырлар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре исеменнән әлеге гаиләләрне шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз. Ә нарасыйларга ныклы сәламәтлек, бәхетләр телибез!

Беренче җәй көне, 1 нче июнь, балаларны яклау көне. Сарман районы ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур тантана узды. Район җитәкчелеге балаларга изге теләкләрен җиткерде. Балалар концерт номерлары белән куандырдылар. Алар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярыштылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.

 1 июнь көнне  илебезнең барлык төбәкләрендә Бөтендөнья балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көн балаларның яраткан бәйрәмнәре генә түгел, ә өлкәннәргә балаларның һәрвакыт ярдәмгә, кайгыртуга мохтаҗ  һәм алар алдында җаваплы булуларын искә төшерү дә.

Су! Һәр кешенең тормышында ул аерым мөһим урын алып тора. Су – ул тормыш чыганагы, буйсындыра алмаслык көч һәм тынычлык, серле, сихри һәм тылсымлы. Су агымын, аның агышын сәгатьләр буе карап була.

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Бөгелмә шәһәренең үзәк мәйданындагы Никахлар сарае каршында төрле төстәге утлар белән балкый торган музыкаль фонтан ачылды. Әле шәһәр тарихында беренче тапкыр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әлеге көтеп алынган вакыйганың шаһитлары булды. Хәзер өйләнешүче парларга фотосессия үткәрү өчен тагын бер күркәм урын барлыкка килде. Шәһәр халкына ясаган шушындый матур бүләк өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт җиткерәбез.

2015 елда 1 июньда туган 73 бала Казан ЗАГС Идарәсендә теркәлде. Бу көнне туган кешеләр иҗади һәм оригиналь була. Быел да бу көнне туган балалар аз булмас дип ышанабыз


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International