ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында матур чара булып узды – яңа туган сабыйны тантаналы төстә өенә,

        2016 елның 1 июнендә Югары Ослан муниципаль районының мәдәният сарае мәйданында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булеге җитәкчесе катнашуы белән танатаналы чара - “Балаларны яклау  көне” узды.

Бүген Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан  “Энергетик” мәдәният сарае каршысында тантаналы чара узды. Балалар өчен төрле конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре концерт оештырдылар.

      2015-2016 нчы уку елының соңгы көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе, берничә сәгатькә генә булса да, Әкиятләр иленә әверелеп, кечкенә кунакларын кабул итте.

01 июнь көнне Баулы шәһәренең үзәк мәйданында балаларны яклау көненә багышланган чаралар узды.

Балаларны яклау көнендә үзләренең балаларына ата-ана нинди бүләк ясый ала, әлбәттә, Тукай районы ГХАТ бүлегендә никахларын теркәү.

Барыгызны да искиткеч бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән сезне чын күңелдән тәбриклибез! Бу көн безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле, чөнки балалар – безнең киләчәгебез, алар безгә шатлык һәм бәхет бирүчеләр.

   2016 елның 1 июнь көнендә Арча районы Пешәңгәр авылы клубы каршында балалар көненә багышлап бәйрәм узды. Мәдәният хезмәткәрләре оештырган уеннарда балалар белән беррәттән әти-әниләр дә, җирлек халкы да теләп катнашты.   Бәйрәм бик күңелле узды

Бүген төсле балалар төркемнәре, аларның әти-әниләре, бала арбалары, шарлар бәйләме барысы да үзәк паркта. 1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан анда зур бәйрәм оештырылды.  Балалар район, мәгариф җитәкчелегеннән котлаулар кабул иттеләр. “Дядя Степа” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнделәр. Сәхнә җыр-биюдән дә бушап тормады. Мәктәптән тыш эшләр үзәге, “Гармония” социаль ярдәм күрсәтү үзәге, спорт, сәнгать  мәктәпләре хезмәткәрләре аны күңелле итү өчен барысын да эшләделәр. Мастер-класслар, биткә рәсем ясаулар – барысы да булды. Бәйрәмне “Тылсымчы” балалар бәйрәмнәре иҗат төркеменнән әкият персонажлары да бизәде. Ә бәйрәмгә махсус килгән энергетиклар һәм Карлсон балаларга нәрсә ярамый, нәрсә ярый турында “дәрес бирделәр”, аннары эстафета үткәрделәр. Бәйрәмдә шарлар, туңдырма, татлы мамык, уенчыклар “җиңел кулдан” китеп кенә торды.

Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ике яңа гаилә туды – Николай белән Аделина Шаламовлар һәм Николай белән Эльвира Капитоновлар.

Яшь парларны ихлас күңелдән тормышларындагы мөһим вакыйга белән тәбриклибез. Мәхәббәтләре гомерле, гомерләре мәхәббәтле, тормышларында бәхет һәм муллык юлдаш булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International