27 августта - Россия Киносы көне уңаеннан, Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре, кино тарихына багышлап тематик кичә үткәрделәр.
Никах теркәү өчен электрон гариза язу Түбән Кама парлары арасында тиз арада популярлашып килә.
Баулы шәһәрендә яшәүче Нургалеевлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Габдулла абый һәм Галия апа уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр.
Бүген Яр Чаллы шәһәре тантаналар Сараенда искиткеч, "изумруд" юбилеен безнең хезмәткәребез Валентина Алемасова билгеләп үттә! 30 ел элек япь-яшь чибәр кыз, Валентина эшкә ГХАТ килдә - бу еллар бер көн шикелле очып үтеп киттелер! Бу вакыт эчендә аның кызы һәм улы туды, һәм ике оныгы үсә.
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге республика күләмендә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты.
ЗАГС бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрнең балалары Полина һәм Алисага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды, бу акция яңа уку елы алдыннан балаларның күңелләрен күтәреп җибәрер.
30 август – Татарстан Республикасы көне. Быелгы бәйрәм чаралары республиканың яңа дәүләтчелек статусы алуына 26 ел тулуга багышлана. Әлеге уңайдан төрледән-төрле иҗтимагый-сәяси, спорт, мәдәни чаралар үткәрелә. Буген Яр Чаллы Тантаналар сараенда шәһәренең иң яхшы, уңышлы гаиләләре кабул ителде.
Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2016 нчы елда 15 нче игезәк балалар теркәлде. Яшь гаиләдә, Гайнутдинов Айнур һәм Розалинаның, игезәк малайлары туды - Риналь һәм Рафаэль Аларның әле өлкән абыйлары да бар, хәзерге вакытта Гайнутдиновлар гаиләсе күп балалы гаилә дип исәпләнә.
2016 елның 26 август көнендә ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Арча районының 2 яшүсмер егете Сафин Марат һәм Габделнуров Ренатка паспорт тапшырылды. Паспортларны Россиянең эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек миграция сораулары буенча бүлекчәсенең җитәкче вазыйфаларын башкаручы Нигъмәтҗанова Гүзәлия Харисовна тапшырды.
14 яшьләре тулган сигез егет һәм кызга паспортлар тапшырылды. Татарстан Республикасы көненә багышлап үткәрелгән тантаналы чара җирле ГХАТ бүлегендә узды. Мөһим документларны мәктәп укучыларына ГХАТ бүлеге начальнигы Илвира Сәгъдиева, “Единая Россия” сәяси партиясе “Молодая Гвардия” Бөтенроссия оешмасының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Алдексей Мухалев һәм Россия эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек белгече Гөлнара Хәмитова тапшырдылар.
25 нче август көнне Мамадыш шәhәрендә Кузьминнар гаиләсе энҗе юбилейларын билгеләп үттеләр. Павел һәм Галина Кузьминнар 60 ел бергә гомер кичерәләр. Үз тормышларында алар Мамадыш шәhәрендә эшләделәр - Павел Павлович 81 яшенә кадәр токарь булып, Галина Александровна тегү мастерскоенда. Алар 2 ир бала үстергәннәр.