25 нче август көнне Мамадыш шәhәрендә Кузьминнар гаиләсе энҗе юбилейларын билгеләп үттеләр. Павел һәм Галина Кузьминнар 60 ел бергә гомер кичерәләр. Үз тормышларында алар Мамадыш шәhәрендә эшләделәр - Павел Павлович 81 яшенә кадәр токарь булып, Галина Александровна тегү мастерскоенда. Алар 2 ир бала үстергәннәр. Хәзер инде аларның 2 оныгы, 1 оныкчыклары бар. Хәзерге көндә энҗе юбилярларыбызны балалары hәм оныклары hәрвакыт кайгыртып яшиләр. Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, ярты гасырдан артык тату гомер кичергән Кузьминнарның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде.
Мамадыш районы аппарат җитәкчесе Вәзир Фаизов, район башкарма комитеты җитәкчесе Алена Смирнова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина җылы теләкләрен юллап юбилярларны тәбрикләделәр, аларга район башлыгы Анатолий Иванов мактау хаты, чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.