2008 ел - Гаилә елы дип игълан ителгәннән бирле, Россиядә һәр яңа елны нинди дә булса бер истәлекле, мөһим вакыйгага багышлау - традициягә кереп бара. 2016 ел да читтә калмады - Кино елы дип билгеләделәр.
27 августта - Россия Киносы көне уңаеннан, Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре, кино тарихына багышлап тематик кичә үткәрделәр.
Гаилә коручы яшь парлар, аларның туганнары төрле фотозоналарда сурәткә төштеләр. Кино тарихы буенча викториналарда катнашып көч сынаштылар. Халкыбыз күңеленә мәңгегә кереп калган «Бриллиантовая рука», «Джентельмены удачи», «Кавказская пленница» кебек киноларны бүгенге көндә дә төрле чор вәкилләре, шул исәптән, яшьләр дә яратып карыйлар. Кичә ахырында яшь парлар төрле кинотеатрларга бушлай юллама белән бүләкләнделәр.
Шунысы куанычлы, хәзерге заман яшьләренә патриотизм хисләре хас. Алар чит ил фильмнары дулкынына бирелмичә, үзебезнең илдә ясалган классик фильмнарны күреп, шул рухта тәрбияләнеп яшиләр һәм эшлиләр.