Үрнәк гаиләләр – шәһәр күрке

2016 елның 26 августы, җомга

30 август – Татарстан Республикасы көне. Быелгы бәйрәм чаралары республиканың яңа дәүләтчелек статусы алуына 26 ел тулуга багышлана. Әлеге уңайдан төрледән-төрле иҗтимагый-сәяси, спорт, мәдәни чаралар үткәрелә. Буген Яр Чаллы Тантаналар сараенда шәһәренең иң  яхшы, уңышлы гаиләләре кабул ителде. Чакырылган парлар арасында  төрле тармак вәкилләре җыелды: табиблар, төзүчеләр, профессорлар, шагыйрь, укытучылар һәм бүтән һөнәр хезмәткәрләре. Бу чараны “Нечкәбил” конкурсының җиңүче гаиләсе Руслан һәм Дилюза Хабиевлар ачты. Тантана сәбәпчеләрен шәһәр Мэры Наил Магдеев сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International