2016 елның 26 август көнендә ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Арча районының 2 яшүсмер егете Сафин Марат һәм Габделнуров Ренатка паспорт тапшырылды. Паспортларны Россиянең эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек миграция сораулары буенча бүлекчәсенең җитәкче вазыйфаларын башкаручы Нигъмәтҗанова Гүзәлия Харисовна тапшырды. Паспорт ияләренә бүләкләр тапшырылды. Аларга бәхетле озын гомер, зур уңышлар телибез.