14 яшьләре тулган сигез егет һәм кызга паспортлар тапшырылды. Татарстан Республикасы көненә багышлап үткәрелгән тантаналы чара җирле ГХАТ бүлегендә узды. Мөһим документларны мәктәп укучыларына ГХАТ бүлеге начальнигы Илвира Сәгъдиева, “Единая Россия” сәяси партиясе “Молодая Гвардия” Бөтенроссия оешмасының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Алдексей Мухалев һәм Россия эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек белгече Гөлнара Хәмитова тапшырдылар.
Документ белән бергә һәр яшүсмер бүләк тә алды. Тормышларындагы шушы истәлекле вакыйга белән егет-кызларны аларның якыннары, туганнары котлады.