Баулы шәһәрендә яшәүче Нургалеевлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Габдулла абый һәм Галия апа уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр. Юбилярлар ветеран-нефтьчеләр, алар икесе дә күп еллар “Баулынефть” идарәсендә эшләп лаеклы ялга киткәннәр. Габдулла абый Россияның Почетлы, Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесы. Нургалеевларның алтын туйлары “Баулынефть” идарәсенең 70 еллык юбилее көннәренә туры килүе дә куанычлы хәл. Габдулла абый бик иҗадый кеше ул.Лаеклы ялда булуына карамастан Баулы татар халык театрында рәссам-декоратор булып хезмәт итә, спектакльләрдә уйный. Баулы районын республика күләмендә таныткан, күп төрле конкурслар җиңүчесе легендар “Тальянка” ансамбленың алмашсыз катнашучысы да әле ул.
Юбилярлар 2 балаларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстергәннәр, әле инде 5 оныкларының уңышларына куанып яшиләр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова Нургалеевлар гаиләсен җылы котлап район Башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Алтын юбилярларны балалары, оныклары, “Баулынефть” идарәсенең ветераннар Советы рәисе Ч.Г.Фатхуллин, Муса Җәлил мәдәният йорты директры Л.М.Сайфуллина, Баулы татар халык театры коллективы, туганнары, якыннары котладылар.