Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә игезәкләр теркәлде

2016 елның 26 августы, җомга

    Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2016 нчы елда 15 нче игезәк балалар теркәлде. Яшь гаиләдә, Гайнутдинов Айнур һәм Розалинаның, игезәк малайлары туды - Риналь һәм Рафаэль Аларның әле өлкән абыйлары да бар, хәзерге вакытта Гайнутдиновлар гаиләсе күп балалы гаилә дип исәпләнә. ЗАГС бүлеге вәкиле Рәмзия Едиханова бу тантаналы вагыйга белән бәхетле әтине котлады һәм изге теләкләр теләп, туу турында таныклыклар тапшырды.

    Ел башыннан Әлмәт шәһәрендә 1930 бала теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International