26 августта Түбән Кама ГХАТ идарәсендә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" юнәлешенә нәтиҗә ясалды.
Бүген Ризвановлар гаиләсе уртак тормыш юлының алтын туен билгеләп үтәләр. Гаилә башлыгы Рафаил Сабирҗановичның сәламәтлек хәлен искә алып, тантаналы чара өйдә узды. Юбилярларны котларга дип гаилә бәйрәменә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге начальнгы Илвира Сәгъдиева һәм “БЭНЗ” җәмгыяте профком рәисе Сергей Сазонов килгән иде.
Сәг. 10:00дә хәрби-патриотик программа, сәг. 18:00дән татар эстрадасы артистлары, аннан Олег Газманов һәм Стас Костюшкин катнашында зур концерт була.
Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу гаилә өчен бик мөһим вакыйга. 2016 елның 26 августында Яр Чаллы шәһәре ДАССУ “Кама балалар үзәгендә” Арсений Овчинникованы каршы алу тантанасы узды. Яшь әти-әниләрне Светлана һәм Александрны икенче сабыйлары белән котларга туганнары да килгән.
Бүген Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Рәхилә Сахау кызына 90 яшь тулды.
Ветеран лаеклы ялга чыкканчы ЛПДС оешмасында хисапчы булып эшләгән, хезмәт стажы 42 ел тәшкил итә. Фидакарь хезмәте өчен “Хезмәт ветераны”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
25 августа “Мин – Россия гражданины” исеме астында Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы узды. Балалар тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсе булган әлеге чара Россия Федерациясе флагы көненә туры китереп уздырылды.
25 августа Югары Ослан муниципаль районының ГХАТ бүлегендə Иске Рус Мəмəтхуҗасы авылында яшəүче Мельниковлар гаилəсе Павел улы Виктор һәм Никита кызы Мариянең 60 ел бергә тигез гомер итүләренə багышланган тантаналы чара булды . Бу гаилə дə бер-берсенә хөрмәт, кадер һәм тугрылык саклап калганнар, үрнәк гаилә булып торалар.
Нәкъ 50 ел элек 1966 елда Кама Тамагы районы ГХАТ бүлегендә Валерий Василий улының һәм Валентина Петр кызының никахы рәсмиләштерелә. Шулай итеп Рыжовлар гаиләсе туа. Ярты гасыр инде алар кулны улга куеп, бер-берсен хөрмәтләп яшиләр. Гаиләдә бер малай үстергәннәр. Гомер буе алар хезмәт куялар.
2016 елның 25 августында Яр Чаллы шәһәренең Тантана сараенда бер гаиләдә ике никах теркәлде: Тришкиннар Павел һәм Диана, Петр һәм Вера. Бу никахның үзенчәлеге шунда: бер гаиләдән булган абыйлы-энелле туганнарның ике никахы бер көндә һәм бер вакытта теркәлде. Бу икеләтә бәйрәмгә иң якын туган – тумачалар һәм дуслар чакырылды.
Тәтеш шәһәре администрациясе яңа язылышучы парлар өчен барлык шартлар да тудыру өчен тырышалар, мәсәлән, шәһәр күлен төзекләндерү.Туй кортежлары өчен мәйданчык булдырылды, шулай ук “мәхәббәт һәм бәхет” йозакларын элү өчен яшь парлар агачы барлыкка килде.Үзәк паркта да зур үзгәрешләр күзәтелә. Тиздән фонтаннар эшли башлаячак .Шулай ук яшь парлар һәм аларның кунаклары фотосессияләр оештыру өчен мәйданчык барлыкка киләчәк.