25 августа “Мин – Россия гражданины” исеме астында Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы узды. Балалар тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсе булган әлеге чара Россия Федерациясе флагы көненә туры китереп уздырылды.
Россия Эчке эшләр министлыгының Алексеевский районы буенча миграция бүлеге җитәкчесе Светлана Скворцова үзенең сәламләвендә Россиянең яшь гражданнарына: “Сез паспортның шәхесне раслаучы төп документ , сезнең йөзегез икәнен һәрвакыт истә тотарга тиеш. Паспорт алып сез Россия гражданины дигән мактаулы исемгә лаек булдыгыз. Паспортыгызны горур йөртегез, үз гаиләгезнең, фамилиягезнең данын яклагыз” диде.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Валентина Увакина исә, игътибарны бөек дәүләтебезнең төп символы булган Россия Федерациясе әләменә хөрмәтле мөнәсәбәт булырга тиешлегенә юнәлтте. Һәм уздырылган чараның истәлеге итеп балаларга безнең илебезнең символы, ватандашларыбызның горурлыгы билгесен – триколор тасмалары тапшырды.