Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә тантаналы чара булды

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

          25 августа Югары Ослан муниципаль районының ГХАТ бүлегендə Иске Рус Мəмəтхуҗасы авылында яшəүче Мельниковлар гаилəсе Павел улы Виктор һәм Никита  кызы Мариянең 60 ел бергә тигез гомер итүләренə багышланган тантаналы чара булды . Бу гаилə дə бер-берсенә хөрмәт, кадер һәм тугрылык саклап калганнар, үрнәк гаилә булып торалар.

Павел улы Виктор  күп еллар җитəкче урыннарда эшлəгəн, пенсиягə ялга чыккач озак еллар дəвамында ветераннар советы рəисе вазифасын башкарды.

Бу гаилə яшь буын ɵчен үрнəк. Тормыш иптəше башта алдынгы сыер савучы булган, соңыннан хисапчы булып эшлəгəн.Алдынгы хезмəтлəре өчен “За трудовое отличие” медале белəн бүлəклəнгəн. Күп мəртəбəлəр күпеллык намуслы хезмəтлəре өчен  мактау һəм рəхмəт хатлары белəн бүлəклəнгəннəр. Юбилярлар  үзлəренең иң зур бəхетлəре итеп дүрт балаларын, алты оныкларын, сигез оныкчыкларын саныйлар. Юбилярларның үткəне авыр  булсада, алар хөрмәткә лаек, үзлəрен бик бəхетле санап тигез гомер юлын кичерəлəр.

60 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә   Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International