25 август көнне Кама Тамагы эшчеләр поселогында Рыжовлар гаиләсен алтын туйлары белән тәбрикләделәр

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Нәкъ 50 ел элек 1966 елда Кама Тамагы районы ГХАТ бүлегендә Валерий Василий улының һәм Валентина Петр кызының никахы рәсмиләштерелә. Шулай итеп Рыжовлар гаиләсе туа. Ярты гасыр инде алар кулны улга куеп, бер-берсен хөрмәтләп яшиләр. Гаиләдә бер малай үстергәннәр. Гомер буе алар хезмәт куялар.  Валерий Василий улы юл төзүчеләр участогында мастер булып эшли. Валентина Петр кызы үзенең тормышын медицина белән бәйли. Хәзерге вакытта юбилярлар лаеклы ялда.

   Чәчәк букеты белән юбилярларны котларга Кама Тамагы муниципаль районы Кама тамагы ү шәһәр тибындагы поселогы Башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин Һәм Кама Тамагының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Шалдыбыина килде.

   ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов исеменнән истәлекле теләкләр белдерелгән Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 Озын гомер бергә торуның сере – ул тугрылык, бер-береңне хөрмәтләп яшәүдә.

Юбилярлар “Алтын юбилярлар китабына” имза куйдылар. Һәм үзләрен онытмаган, игътибар күрсәткән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бергә төшкән фотосүрәтләр аларга алтын юбилейларын искә төшереп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International