26 августта Түбән Кама ГХАТ идарәсендә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" юнәлешенә нәтиҗә ясалды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе кул астында идарә хезмәткәрләре, Түбән Каманың ярдәмчел халкы тарафыннан җыелган уку-язу әсбапларын мохтаҗ гаиләләргә тапшыру оештырылды. Шул көнне никахларын законлы рәвештә теркәүче Курашовлар гаиләсе уку -язу әсбапларын күп балалы Валиевлар гаиләсенең 1 сыйныфка баручы кызларына бирде. Шушы ук гаиләнең югары сыйныфка баручы укучысына үзләре исеменнән бик яхшы мәктәп портфеле бүләк иттеләр.
ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре фикеренчә, яшь парларны ярдәм акцияләренә тарту - гаиләдә балаларны тәрбияләүгә зур әһәмияткә ия булып тора.