Бүген Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Рәхилә Сахау кызына 90 яшь тулды.
Ветеран лаеклы ялга чыкканчы ЛПДС оешмасында хисапчы булып эшләгән, хезмәт стажы 42 ел тәшкил итә. Фидакарь хезмәте өчен “Хезмәт ветераны”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Ветеранны Баулы районы Башлыгы урынбасары М.Г.Хасиятуллин җылы котлап, Россия Президентының котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.