Ризвановлар гаиләсенең алтын туйлары

2016 елның 26 августы, җомга

Бүген Ризвановлар гаиләсе уртак тормыш юлының алтын туен билгеләп үтәләр. Гаилә башлыгы Рафаил Сабирҗановичның сәламәтлек хәлен искә алып, тантаналы чара өйдә узды. Юбилярларны котларга дип гаилә бәйрәменә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге начальнгы Илвира Сәгъдиева һәм “БЭНЗ” җәмгыяте профком рәисе Сергей Сазонов килгән иде.

Хуҗабикә Билгиз Маликовна кунакларны ачык йөз, яхшы мөгамәлә белән каршы алды. Тормыш кыенлыкларына карамастан Билгиз ханым яктылыкка омтылып яши, күңел көрлеген югалтмый. Ризвановлар гаиләсе бер-береңә булган чиксез мәхәббәт, тирән хөрмәт һәм тормышны ярату үрнәге ул. Гаиләне ихлас күңелдән Алтын туйлары белән тәбрик итәбез, шатлык-куанычлар, иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International