2016 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Яшел узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә Токарев Анатолий Николай улы һәм Тамара Василий кызы юбилеен хөрмәтләү узды. Бу гаилә бәхетле никахта нәкъ 50 ел яшиләр! Бу бәхетле “алтын” юбилей парны туганнары һәм якыннары котларга килделәр.
Тантанада алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче 50 пар катнашты.
Болгардагы 1нче урта мәктәп базасында райондагы гаилә методик берләшмәләре утырышы үткәрелде.
Укытучылар, методистлар, психологлар, һәм тәрбиячеләр ата–аналар белән киләчәк эшне планлаштыру, балалар үстерү һәм тәрбияләүнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
РОСКОСМОС тарафыннан “Юрий Гагарин елы” дип игълан ителгән ел кысаларында 29 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә космонавтлар белән очрашу узды. Антоном Шкаплеров һәм Алексей Овчинин үзләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Космонавтлар шулай ук рәсемнәр, ачышлар күргәзмәсе белән таныштылар. Автограф алырга теләүчеләрнең һәрберсенә имзалары белән теләкләр яздылар.
2016 елның 30 ноябрь көнендә Түбән Кама никахлашу сараенда “Түбән Кама балалары -2016” фотоконкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идәсендә әниләр көненә багышланган “Әни мәхәббәте яктылыгы” исемле тантаналы чара узды.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә хокук белемнәре мәктәбенең “Гаилә тормышы нигезләре” темасына багышланган чираттагы дәресе узды.
Чүпрәле районында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында тантаналы рәвештә район мәдәният йорты сәхнәсендә тугыз гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
29.11.2016 Чирмешән муниципаль райны башкарма комитеты ЗАГСның никахлар теркәү залында, тантаналы шартларда, ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
2016 елның 29 ноябрь көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә әниләр көненә багышлап "Иң яхшы хатын" дип исемләнгән күтәренке рухта конкурс үткәрелде.