Киңәшмә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җитәкчелегендә уздырылды. Шулай ук киңәшмәдә мәгариф бүлеге җитәкчеләре, социаль яклау, ЗАГС, Мәдәният йорты,мәктәп психологлары һәм районның әтиләр җәмгыяте җитәкчесе Радик Нургалиев катнаштылар.Әлеге киңәшмәдә аерылышучылар санын киметү, әти-әниләре аерылышуы нәтиҗәсендә психологик яра алучы балаларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре күтәрелде.
2016 елның 1 нче декабрендә Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Тугаш авылында гомер итүче Мөхәмәдишина Миңнемөсәлимә Мөхәмәди кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
1 нче декабрь көнне “Гимназия № 1” МББУдә гаилә проблемаларына багышланган “Нык гаилә - нык Россия” исемле парламент дәресе үткәрелде. Аны “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Ивановна Смирнова оештырырга булышты.
1 нче декабрьдә Апас районы Ишеево авыл җирлегенә керүче Идрәз авылында Латыйповлар хуҗалыгында Каз өмәсе гөрләде. Уен-көлке, җыр-моң белән үрелеп барды хезмәт бәйрәме. Бар авыл бергә, бердәм булып бәйрәм итте, олысы-кечесе катнашты Каз өмәсендә. Авыл җирлеге башлыгы Р.Сатдинов бик матур итеп баянда уйнап, бәйрәмгә ямь өстәде.Барлыгы 30дан артык каз өшкәртелде бу көнне.
Чуаш халкының борынгыдан килгән милли бәйрәмен Буа муниципаль районы Ырынгы мәдәният йорты сәхнәсендә “Салкус” һәм районның “Уяв” фольклор төркемнәре күрсәттеләр. Авыл мәдәният йорты мөдире Тамара Петрова белдерүенчә, өлкәннәр дә, яшьләр дә мондый чараларда бик теләп катнашалар.
2016 елның 1 декабрь көнендә Түбән Кама никахлашу сарае белгечләре инвалидлар декадасы кысаларында Бөек ватан сугышы ветераны – Заборников Евладий Кирилл улы, ЗАГС Идарәсенең якын дусты, искиткеч кешедә кунакта булып кайттылар.
Үзәктә “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проекты кысаларында 14 нче һәм 41нче мәктәп укучылары булдылар.
Халыкара инвалидлар көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Возрождение” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә булды. Биредә дәваланучыларның күбесе, ял көне булу сәбәпле, өйләренә таралышкан иде.
Конференциядә мәгариф бүлеге урынбасары – И.Ф. Ханбиков чыгыш ясады, шулай ук ГХАТ бүлеге начальнигы Э.Р. Шагалиева, психологик хезмәтчелек җитәкчесе Л. Ф. Вәлиева әнгәмәдә катнаштылар. Әнгәмәгә килгән әти-әниләр дә үзләренең сорауларын бирделәр. Конференция йомгагында иң якшы, үрнәк булган гаиләләргә истә калырлык бүләкләр тапшырдылар.
Районыбызда ялгыз яшәүче, үз парларын, насыйп ярларын табып, туган җирләрендә төпләнеп калып хезмәт итүче яшьләребез өчен оештырылган “Ак җилкән” клубының чираттагысы 30 ноябрдә Апас районы Каратун мәдәният йортында узды.