Чуаш халкының борынгыдан килгән милли бәйрәмен Буа муниципаль районы Ырынгы мәдәният йорты сәхнәсендә “Салкус” һәм районның “Уяв” фольклор төркемнәре күрсәттеләр. Авыл мәдәният йорты мөдире Тамара Петрова белдерүенчә, өлкәннәр дә, яшьләр дә мондый чараларда бик теләп катнашалар. Бәйрәмдә катнашкан районның чуаш милли мәдәни үзәге җитәкчесе Владимир Ильин ай саен авылларда мондый чараларның оештырылуын әйтә.