2016 елның 2 декабрендә Чистай муниципаль районының Иҗтимагый Советында 2011 елдан алып 2016 елга кадәр Чистай муниципаль районында демографик вәзгыятьнең торышы каралды.
Чистай күпһөнәрле көллият талибәләре 19 яшьлек Рамис Вафин һем 18 яшьлек Эльвира Багаутдинованың никахлары теркәлде.ГХАТ хезмәткәрләре яшь парга бәхетле озын гомер теләделәр.
Бәйрәм, РФ конституциясе һәм юристлар көне унаеннан утте.
Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Шәйхиева Марзия Шәйхи кызына 2 декабрь көнне 90 яшь тулды. Шәйхиева Марзия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Марзия Шәйхиеваның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Авылларда әле хәзер дә күпләп каз асраучылар бар. Каз мамыгыннан түшәкләр, мендәрләр ясыйлар. Аларны бүләк итеп туган-тумачага өләшәләр яки кәләш бирнәсенә әзерләп куялар. Каз итеннән тәмле-тәмле ризыклар пешерәләр, Туйларда да еш кына яңа кавышканнарга бүләккә пар казлар алып киләләр.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 418 сабый теркәлде: 214 малай һәм 204 кыз. Иң кечкенә бала 1120, ә иң зуры – 4890 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 42 яшь.
Әлеге чарага мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз килде. Чара район җитәкчеләре катнашында тугәрәк өстәл белән башланып китте. Анда мөмкинлекләре чикле район халкы үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.
2016 нче елның 2 декабрендә Марсель һәм Ләйсән Брязгиннар гаиләсенең язылышу тантанасына 46 ел бергә гомер иткән Альберт Габдрахман улы һәм Фәридә Низамби кызы Гайнуллиннар чакырылган иде. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иванов Р.В. катнашты, Әгерҗе район Башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Ярослав Марущак 90 яшьлек юбилеен каршылады. Ярослав Павел улы тормыш иптәше Асия Габбас кызы белән 58 ел бәхетле тормыш кичерәләр. 2015 елны Марущаклар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Ярослав Павел улы Бөек Ватан сугышы инвалиды. Ветеран батырлыклары өчен 1 дәрәҗәле Ватан сугышы Ордены, “Кызыл Йолдыз” ордены һәм күп төрле орденнар белән бүләкләнгән. Сугыштан соң гомерен төзелеш тармагына багышлаган.
Үткән ноябрь аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 51 сабый теркәлде: 26 малай һәм 25 кыз. Иң кечкенә бала 1790, ә иң зуры – 4310 грамм. Иң яшь анага – 20, иң өлкән анага 39 яшь.