Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 418 сабый теркәлде: 214 малай һәм 204 кыз. Иң кечкенә бала 1120, ә иң зуры – 4890 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 42 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр Тимур, Елизавета, Роберт, Ульяна София, Егор, Михаил, Камилла, Виктория; иң сирәк исемнәр: Роза, Лиара, Диас, Залина, Зайнап, Нармина, Каюм, Мира, Виолетта.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 161 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 19 ел, иң олы кияүгә – 63, каләшкә – 58 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.