2 декабрь көнне, Теләче район мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан чара узды

2016 елның 2 декабре, җомга

Әлеге чарага мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз килде. Чара район җитәкчеләре катнашында тугәрәк өстәл белән башланып китте. Анда мөмкинлекләре чикле район халкы үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.

Чара барышында балаларга төрледән- төрле кызыклы уеннар уйнатылды. Күмәк уеннарда сабыйлар бик теләп катнашты. Шулай ук бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына Кар Кызы белән Кыш Бабай да килде. Балалар аларга үзләренең җыр биюгә булган осталыкларын күрсәтте. Чара район үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга алга таба да көчле рухлы булып калуларын теләде.

Чарада катнашучылар үзләрен спорт ярышларында да сынады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International