Үткән ноябрь аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 51 сабый теркәлде: 26 малай һәм 25 кыз. Иң кечкенә бала 1790, ә иң зуры – 4310 грамм. Иң яшь анага – 20, иң өлкән анага 39 яшь.
Ноябрь аенда иң популяр исемнәр Арсьан, Данис, Анастасия.
Сирәк очрый торган исемнәр Илона, Устина, Вильдана, Матфей.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 17 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 21 ел, иң олы кияүгә – 59, каләшкә – 63 яшь.