Украина ветераны Баулыда бәхетле

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Ярослав Марущак 90 яшьлек юбилеен каршылады. Ярослав Павел улы тормыш иптәше  Асия Габбас кызы белән 58 ел бәхетле тормыш кичерәләр. 2015 елны Марущаклар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Ярослав Павел улы Бөек Ватан сугышы инвалиды. Ветеран батырлыклары өчен 1 дәрәҗәле  Ватан сугышы Ордены, “Кызыл Йолдыз” ордены һәм күп төрле орденнар белән бүләкләнгән. Сугыштан соң гомерен төзелеш тармагына багышлаган.

Күп еллар Украинада яшәп гомерләренең көзен үткәрергә Асия Габбас кызының туган җиренә кайтып урнашалар. Ярослав Павел улы Баулыны бик яратып, оҗмах почмагы дип атый.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин юбилярны җылы котлады, Россия Перезидентының котлау хатын тапшырды.

-Без Россияда бәхетле. Хөрмәтегез өчен рәхмәт,- дип озаттылар ветераннар котларга килгән кунакларны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International