2016 елның 2 декабрендә Чистай муниципаль районының Иҗтимагый Советында 2011 елдан алып 2016 елга кадәр Чистай муниципаль районында демографик вәзгыятьнең торышы каралды.
ЗАГС бүлеге тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча уңайлы мәгълүмат әзерләнде.Бүлек начальнигы В. Н. Белова- Реутина иҗтимагый берләшмә властенең, шулай ук төрле төркемнәрнең, аеруча яшьләрнең имин тормыш рәвеше алып баруы өчен барлык көчләрне берләштерергә кирәклегенә, балалы гаиләләргә уңайлы шартлар тудыруга юнәлтте. Шулай ук ул ЗАГС бүлегендә үткәрелүче , гаилә һәм ата- ана институтын ныгытуга юнәлдерелгән эшләр турында җентекле итеп сөйләде.