2016 нче елның 2 декабрендә Марсель һәм Ләйсән Брязгиннар гаиләсенең язылышу тантанасына 46 ел бергә гомер иткән Альберт Габдрахман улы һәм Фәридә Низамби кызы Гайнуллиннар чакырылган иде. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иванов Р.В. катнашты, Әгерҗе район Башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.