Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Шәйхиева Марзия Шәйхи кызына 2 декабрь көнне 90 яшь тулды. Шәйхиева Марзия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Марзия Шәйхиеваның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.