Нык гаилә- нык Россия

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

1 нче декабрь көнне  “Гимназия № 1” МББУдә  гаилә проблемаларына багышланган “Нык гаилә - нык Россия” исемле парламент дәресе үткәрелде. Аны  “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Ивановна Смирнова  оештырырга булышты. Хәзерге заман гаиләләрендә булган проблемалар турында фикер алышуда гимназиянең 10-11 сыйныф укучылары һәм чакырылган кунаклар: Тихоново авыл җирлеге депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең җирле политсоветы әгъзәсе, нотариус Зарипов М. М., шәһәр Советы депутаты Исхаков А. Ф., шәһәр Советы депутаты,  АО ''Татмедиа" филиалының ''Менделеевск'' информация үзәге директоры, “Менделеевск яңалыклары” газетасының баш мөхәррире Искәндәрова Д. А., Пенсия фондының юрисконсульты, специалист-эксперты Комарова М. В., җәмәгать территориясе  үзидарәсе рәисе Әхмәдиева Р. Х., “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары рәисе, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Козырева Ф. В., Белем бирү идарәсе  белгече Макарова Л. И. катнашты.

Парламент сәгатендә  катнашучылар россия гаилә  институтының үсеш юлын, аерылышуларның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен күзәттеләр, демографик куркынычсызлык максатларын тормышка ашыру , дәүләт тарафыннан гаиләгә ярдәм күрсәтү сораулары буенча фикер алыштылар. Гаилә институтын саклап калуда гаилә  гореф-гадәтләрен саклап калуның зур әһәмияткә ия булуы ассызыкланды. Депутатлар укучыларны гамәлдә булган федераль, республика һәм муниципаль программалар, гаилә һәм демография политикасы буенча эшләнгән чаралар белән таныштырдылар. Шулай ук иҗтимагый-демографик проблемаларны хәл иткәндә хатын-кызларны, балаларны яклау буенча, гаилә институтына ярдәм итүдә  хакимият органнары белән бергә алып барылган  нәтиҗәле эшчәнлеккә мисаллар китерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International